Артем Волосков вәт шәп тота балыкны!
Һәр елны кабатланмас матур истәлекләр калдыра ул сабантуйлар.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Быелгы Минзәлә район сабантуенда күңелгә уелып калырлык мизгелләр күп булды. Шәхсән мин үзем бәйрәмгә килүчеләрнең олысы, кечесе өчен оештырылган уеннарны карарга яратам. Шулар арасыннан “Балык тоту” бигрәк тә кызыклы.
Сабантуйда моның өчен махсус буа ясалган, тирәнлеге бер метр тирәсе, шул суга махсус балыклар җибәрелгән. Уен барганда шушы буа тирәсен халык сырып ала. Шуның янәшәсендә үк су өстендәге авыш колгага менү, капчык сугышы кебек уеннар да оештырыла.
Көн салкынча булуга карамастан, балык тотарга 6 кеше батырчылык итте. Әлеге уенны яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә ярата икән: иң яшь уенчы Марк Ильинга 12 генә яшь булса, иң өлкән катнашучы Марат Хикмәтуллинга 65 яшь иде. Ярышта катнашучыларның судагы балыкларны кул белән тотуларын карап торырга бихисап кеше җыелган иде. Уенның шарты мондый: бер минутта кем күбрәк балык тота, шул җиңүче була. Судагы балыкларны тоту бик җиңел түгел: монда елгырлык кирәк шул. Әмма уенда катнашучылар шушы уен өчен яратылган диярсең! Күз ачып йомганчы эләктерәләр балыкны. Уенда катнашучы Артем Волосков бигрәк җитез: кәструлдәге балыкны тартып чыгара мени?! Бер-бер артлы чүпли генә судан балыкны! Марк Ильин исә үзе дә балык сыман, әле бер, әле икенче якка килеп чыга. Марат Хикмәтуллинны күзәтеп тору бигрәк кызык. Үз җаен тапкан: тоткан балыкларын күлмәгенең кесәләренә тутырып бара да, бераздан соң пакетка илтеп сала. Кесәсеннән чыкмый торган зуррак балыкларны тешләре белән генә тартып ала.
Балыкчыларның кайсы җиңүче булды соң? Артем Волосков (Калморза авылы) 1 минутта 5 килограмм балык тотты һәм беренчелекне яулады. 2 минут эчендә 3 килограмм балык тоткан Марат Хикмәтуллин (Иске Иркәнәш авылы) – икенче, 3 минутта 2 килограмм балык тоткан Марк Ильин (Минзәлә шәһәре) өченче урынны алды.
Призерларга бүләк сертификатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев