Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл үзешчәннәре Минзәлә халкын биетте дә, җырлатты да

Шәһәр паркларында ял концертлары дәвам итә. Җомга кичендә Нефтьчеләр паркында узганында Тауасты Байлар, Түбән Тәкермән, Түбән Юшады, Айман авыл клубы үзешчәннәре чыгыш ясады.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Авылдагы кырык эшен кырык якка ташлап килгән авыл артистлары тулы концерт программасы күрсәтте. Концертны Тауасты Байлар «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева бик матур итеп алып бару өстенә тәрбияви әһәмияткә ия булган хикәя һәм шигырь сөйләде. Шул ук авыл үзешчәннәре Алмаз Бадиков, Розалия Бадикова, җырга да, биюгә дә бик тә сәләтле укучы кызлар Айгөл, Вероника, Сафина, Айманнан Рәфинә Галимуллина, Түбән Тәкермәннән Гөлназ Гәрәева моңлы татар халык җырларын бүләк иттеләр. Түбән Юшады авылы җырчысы Наталья Чепкасова тормыш иптәше уйнаган баян моңнарына кушылып керәшен җырларын һәм такмакларын башкарды.

Авыл үзешчәннәре үзләре генә чыгыш ясап калмыйча, тамашачыны уртага чакырып җитез татар халык бию көенә биетте, җырлатты һәм «Капкалы» уены уйнатты.
Тагын шунысын билгеләп үтәсе килә: район мәдәният Сараеның Вконтакте төркемендә әлеге концерт онлайн рәвештә дә алып барылды. Безнең Вконтакте «Мензелинск ньюс» төркемендә дә кайбер артистлар чыгышын онлайн карау мөмкинлеге булды. Ә шулай да иң яхшысы ­ бушка, саф һавада уздырыган концертларга туганнарың, дусларың белән килеп, артистлар чыгышын үз күзләрең белән карау, аларга кушылып җырлау һәм алкышлау.

Концертлар паркларда һәр атнада диярлек уза. Бу хакта белдерүләр район мәдәният сараеның Вконтакте төркемендә һәм шулай ук безнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә дә куела. Ешрак кереп карарга гына кирәк. Сораштырудан күренгәнчә, концертка килгән тамашачының күбесе бу хакта Вконтактедагы белдерүдән күргән, шул тирәдә яшәүчеләр музыка тавышын ишетеп чыккан, ә кемгәдер исә танышлары яки балалары шалтыратып әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев