Хәзер газ белән тәэмин итүгә бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итү район халкы өчен уңайлырак булачак
Минзәләдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Чаллыгаз» ЭПУ Минзәлә район эксплуатацияләү газ хезмәтенең яңартылган халыкка хезмәт күрсәтү Бердәм үзәген ачу тантанасы булды.
Чарада ТР Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Лотфулла Шәфигуллин һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин катнашты.
Чара барышында районның газ хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисеннән Рәхмәт хаты белән «Чаллыгаз» ЭПУ баш инженеры Александр Терентьев, газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь Рамил Рәхмәтуллин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ грамоталары белән халыкка газ сату идарәсенең Чаллы территориаль участогы Минзәлә абонент пункты ЭВМ операторы Ирина Панченко, өлкән мастер, хезмәт башлыгы урынбасары Рамил Баянов бүләкләнде. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Минзәлә район эксплуатация хезмәтенең өлкән мастеры Динар Кашапов, Минзәлә район эксплуатация хезмәтенең авария-тернәкләндерү эшләре йөртүчесе Ренат Закиров, Минзәлә район эксплуатация хезмәтенең авария-тернәкләндерү эшләре слесаре Рәмис Салихҗанов бүләкләнде.
Рәсми өлеш тәмамлангач, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов яңартылган үзәкнең беренче мактаулы кунагы булды һәм 2 нче абонент тәрәзәсе эше белән танышты. Шулай ук чара кунаклары халыкка хезмәт күрсәтүнең яңартылган бердәм үзәге территориясе белән таныштылар.
Бердәм абонентларга хезмәт күрсәтү үзәкләрен булдыру буенча максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Минзәлә район газ эксплуатацияләү хезмәте бинасына капиталь ремонт ясалды, шулай ук гаражлар, складлар һәм административ-көнкүреш комплексы базасы яңартылды.
Нет комментариев