Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Балачак” көннән-көн үсә

Шәһәребезнең Яшьләр урамында төзелүче яңа балалар бакчасында эш кайный. Төзелешнең подрячысы – Николай Степанов җитәкчелегендәге “Лига” оешмасы.

Төзүчеләр бинаның тышкы ягын тышлау, түбә ябу буенча югары темпта эшлиләр. Шулай ук бик четерекле һәм авыр эшләрнең берсе – канализация трассасын сузуга бәйле җир эшләре тулы куәтенә бара. 
Районның социаль объектларында төзелеш һәм капремонт эшләренең барышы белән танышу вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев төзелеш буенча җаваплы җитәкчеләр белән әлеге объектта да булды. Эшләрнең график буенча барылуын билгеләп үтте. 
Бакчаның алтактасын ясау, төзекләндерү мәсьәләләре турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев