Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Батырлар төбәге фестиваленә нигез Бикбау авылында салынды

Бүген Бикбау авылына таба машиналар ташкыны агылды.

Гадәттәгечә, туган авылын сагынып кайтучылар гына түгел, фестивальгә дип килүче Әфган сугышын үз тәннәре, җаннары белән тоючылар да бик күп иде. Алар Азат Әхмәтханов чакыруы буенча "Батырлар төбәге" өлкәара хәрби-спорт һәм иҗади фестивальгә җыелдылар, Бикбау авылыннан 15 кеше әфган сугышында булган. Сугышка бу хәтле солдат бирүче Россиядә берәр авыл бармы икән?! Фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүгә 74, Әфганнан гаскәрләр чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде. Соңгы вакытта Әфганда кан, тир түгүчеләрнең ешрак аралаша башлавы күренеп тора. Безнең проблемаларны аерым йөрсәк берәү дә хәл итми диләр алар. Соңгы вакытта сугышта һәлак булган, яисә кайтып үлгән ветераннарга истәлек такталары кую нык оештырылды. Башка чаралар 15 февраль көне белән генә чикләнми. Бикбаудагы очрашуны фестивальгә әйләндерүгә омтылу үзара очрашуга эзлеклелек өстәргә омтылу. Аның беренчесе югары дәрәҗәдә үтте. Сугышчы аналарын зурлау гына ни тора. Ветераннарның тигез рәт белән мемориаль һәм халык белән урамнан үтүен күрү, аларның хәзер дә нинди көчле булуларын күрсәтеп тора. Фестивальне ике көнгә сузу-авыл җирлеге башлыгы , Азат Әхмәтханов, әфганчыларның Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Флүс Усмановларның бу чараны оештыруга бик җаваплы карауларын күрсәтеп тора. Бүген төн буе алар үзләрен һәм кайткан барлык кунакларны төрле уеннар, концерт белән ял иттерсәләр, иртәгә балык тоту, уха пешерү ярышлары үткәрәчәкләр. Фестивальнең беренче көне ничек үтүе хакында видеоны Мензеля.ру сайтында карарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо большое за поддержку!