Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов Җиңү бәйрәме белән котларга килгән кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды
9 май бәйрәме алдыннан районда яшәүче ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов кунакларны үз өенең капка төбендә хәрби киемнән, яхшы кәеф белән каршы алды. Ул һәркем белән ачылып сөйләшә, сугыш елларын искә ала, яшь буынга үз киңәшләрен бирә.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов ветеранны Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итеп, аңа Татарстан, район һәм “Бердәм Россия” партиясе бүләкләрен, котлау открыткаларын тапшырдылар.
Ветеран район мәдәният сарае агитбригадасы артистларының патриотик рухтагы җырларын яратып тыңлады, кушылып җырлады һәм хәтта биеп тә алды.
Михаил Тихонов:
–Без, ветераннарны, шулай хөрмәтләвегез өчен бик зур рәхмәт. Россия һәрвакыт көчле ил булды һәм булачак. Шушы илдә яшәвем белән горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев