Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бергә яшәргә өйрәнәбез

Минзәлә интернат-мәктәбендә балаларны опекага һәм уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрдә психологик эмоциональ киеренкелекне булдырмау, ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау, коммуникатив осталыкларын үстерүгә юнәлтелгән “Бергә яшәргә өйрәнәбез” дигән занятие-тренинг булды. Занятиеләрне “Балаларда көч” Хәйриячелек фонды психологлары алып барды.

Педагог-психологлар ата-аналар өчен шәхси психологик консультацияләр дә үтәрделәр. Ата-аналар һәм балалар катнашында конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юллары турында интерактив занятиеләр үткәрделәр, шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү буенча  консультацияләр бирделәр.

Безнең өстәмә

Соңыннан психологларның кабул итүләре, һөнәри ориентацияләү буенча остазларның эшенә йомгак ясау буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны “Татарстан – новый век”–“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев