Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чемпионнар тәрбияләгән укытучы

Гозәеров Данил Сәгыйдулла улы 1953 нче елның 20 маенда Минзәлә районы Яту авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Яту мәктәбендә ала. 5-8 сыйныфларда Иркәнәш сигезьеллык мәктәбендә укый. Уку дәверендә үзен актив, кызыксынучан укучы буларак таныта, ярышларда, олимпиадаларда нәтиҗәле катнаша

Укытучы булу хыялы белән янган егет 1968  елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм 1972 елда әлеге уку йортын уңышлы тәмамлый. Яшь белгеч үзенең хезмәт юлын Кадрәк урта мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. Ә 1973 елның май аенда Совет армиясе сафларына хезмәт итәргә чакырыла. Башта Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә сержантлар әзерли торган полкта укулар уза. Аннары Германиянең Бернау шәһәрендә разведка отделениесе командиры вазифасын башкара. Хәрби хезмәтне намус белән үтәгән өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Армия хезмәтеннән соң Данил Сәгыйдуллович педагогик эшчәнлеген дәвам итә: 1975 нче елдан 2014 елга кадәр Кадрәк урта мәктәбендә физкультура укыта. 1976 елдан 1981 елга кадәр Казан дәүләт педагогия институтының спорт факультетында читтән торып югары белем ала. Мәктәп белән 1982-1988 елларда җитәкчелек итә. Мәктәп тарихында бу елларны яңарыш, үзгәреш чоры дип атарга була. Бинаны, кабинетларны төзекләндерүгә күп көч куела. 1982 елда, әле яңа гына үз вазифаларын башкарырга керешкән яшь директорга, җиң сызганып ремонт эшләренә тотынырга туры килә: колхоз идарәсе яңа урынга күчү сәбәпле, бушап калган бинаны интернат итеп үзгәртергә, балаларга яшәр өчен уңай шартлар тудырырга кирәк була. Әлеге бина озак еллар башка авыллардан килеп укучы балаларга икенче өй ролен үти, сыйфатлы белем алу мөмкинлеген бирә. Моннан тыш тагын бик әһәмиятле зур эш башкарыла: иске интернатта урнашкан ашханә мәктәп бинасына күчерелә. Ашханәнең эшен оештыру өчен  күп җиһазлар сатып алына. Илкүләм җитмәүчелек шартларында шулкадәр җиһаз эзләп табу, һичшиксез, мактауга лаек. Әлеге чорда мәктәп бинасының нигезләре бетонлап ныгытыла. Дистә еллар туктаусыз эшләүче җылылык системасы да нәкъ шул елларда сафка баса. Гозәеров Д.С. укучыларның сәламәтлеген ныгыту эшен оештыруда, аларны спортка җәлеп итүдә төп рольне уйный. Район күләмендә Кадрәк авылын спортчылар авылы дип атыйлар икән, бу – өзлексез хезмәтнең матур нәтиҗәседер. Үзе идарә иткән елларда Данил Сәгыйдуллович спорт залына капиталь ремонт ясата. Яңартылган спорт залына көрәш келәме сатып алына. Республика күләмендә танылган спортчыларны тәрбияләгән көрәш секциясе үзенең даими  эшчәнлеген шушы келәмдә башлый да инде. Шул ук вакытта бөтен спорт төрләре белән шөгыльләнә алырдай итеп көйләнгән спорт мәйданчыгы сафка бастырыла, ул койма белән әйләндереп алынып, тирәсенә агачлар утыртыла. Бу спорт мәйданчыгы озак еллар физкультура, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен сыйфатлы итеп үткәрергә шартлар тудыра.

Данил Сәгыйдуллович дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да зур игътибар бирә. Ел саен укучыларның җәйге каникулы вакытында 80 балага исәпләнгән ял һәм хезмәт лагере оештырыла. Бу лагерь кайбер елларны хәтта икешәр смена эшли. Мәктәпнең авыл җирлегендә урнашкан булуын исәпкә алып, Гозәеров Д.С. хезмәт тәрбиясен өстенлекле юнәлеш буларак билгели. Әлеге юнәлешне тормышка ашыру максатында укучыларның җитештерү бригадасы оештырыла, колхоз фермасы базасында кече мәктәп фермасы үз эшчәнлеген җәелдерә.

Данил Сәгыйдуллович педагогларның методик яктан үсешенә зур игътибар бирә. Укытучылар методик күргәзмәләрдә призлы урыннар алалар, актив рәвештә конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Югары дәрәҗәгә куелган  методик эш белем сыйфатын күтәрүгә әһәмиятле йогынты ясый: нәкъ шушы чор мәктәпне медальгә тәмамлаучы укучыларның саны сизелерлек арту белән аерылып тора. Югары белем сыйфаты, компетентлы педагоглар, яңартылган һәм баетылган материаль база  - Гозәеров Данил Сәгыйдулла улының нәтиҗәле хезмәтенең күрсәткече. Ул – мәктәп үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

40 елдан артык Данил Сәгыйдулловичның укучылары барлык спорт төрләре буенча ярышларда һәрвакыт диярлек призлы урыннарны яулыйлар. Чаңгы ярышлары, язгы-көзге кросслар, район эстафеталары, баскетбол, хоккей, шахмат-шашка, биатлон, гер күтәрү, армрестлинг ярышларында Кадрәк укучылары беренчелекне башкаларга бирмиләр.  Республикакүләм ярышларда да сынатмыйлар: Татарстан укучылары спартакиадасы чемпионы Заһриев Ирек,  гер күтәрү буенча Татарстан беренчелегендә 2 урын яулаган Сафиуллин Илдар, Татарстан яшьләре фестивалендә гер күтәрү буенча 2 урынны алган Юзманов Денис – барысы да Гозәеров Д.С. укучылары. Шулай ук туризм буенча команда Республика яшьләр фестивалендә 2 урынны, укучыларнын физик әзерлеге күрсәткечләре буенча берничә класс республикада 1 урынны, “Сәламәтлек сәгате балалар күзләре белән” дигән Республикакүләм конкурста “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк” номинациясендә Кадрәк мәктәбе командасы 1 урынны яулый. Данил Сәгыйдуллович үз эшчәнлегендә милли көрәшкә аерым бер игътибар бирә. Күпсанлы җиңүләр, әзерләнгән чемпионнар моңа  раслау булып тора: Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасының абсолют чемпионы Исхаков Марат, яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә ике тапкыр 2 урын яулаган Сафиуллин Рафис, ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, спорт мастеры Заһриев Ленар, яшүсмерләр арасында ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, Муса Җәлил призына ярышларда 3 урын алган Нәҗмиев Рамил, яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы Хәсәншин Илнар, шул ук ярышларда 3 урын алган Рәхимов Вадим һәм Сәгъдиев Руслан, яшүсмерләр арасында ике тапкыр Россия чемпионы, спорт мастеры Нәҗмиев Марат, яшүсмерләр һәм зурлар арасында Россия чемпионы, спорт мастеры Заһриев Ирек, зурлар арасында Татарстан чемпионы, спорт мастеры Камалов Илнур, яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы Камалов Ришат. 2002 елда Татарстан чемпионатында күпчелек Кадрәк укучыларыннан торган Минзәлә командасы 2 урын ала. Яшь буынны тәрбияләүдә, спортка тартуда күрсәткән зур уңышлары өчен Гозәеров Д.С. берничә тапкыр район мәгариф бүлеге, 2003, 2013 елларда Минзәлә районы администрациясе, 1995, 1996 елларда Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт буенча Дәүләт комитеты, 2000 елда Татарстан Республикасы, 1995 елда РСФСР фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек була.

    20 майда  Данил Сәгыйдулла улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадрәк мәктәп коллективы һәм профсоюз оешмасы исеменнән  Данил  абыйны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы  сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

 

Мәктәп коллективы исеменнән Сафиуллина Гөлсинә Шәех кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев