Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газ өчен түләүдә Һаман да гаделлек эзлиләр

28 сентябрьдә 16 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Минзәлә районы прокуроры Р. Аскаров Воровский авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте. Кабул итү барышында прокурорга авыл җирлегендә яшәүче 4 кеше мөрәҗәгать итте.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Ике кешене каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм су белән тәэмин итү өчен түләүләр хисаплау мәсьәләсе кызыксындырды. Шулай итеп, кабул итүгә мөрәҗәгать иткән кешеләр торак урынында вакытлыча яшәмәүче гаилә әгъзаларына исәпләнгән исәп-хисапларына риза түгелләр.

Бер кеше газ белән тәэмин итү өчен түләү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Әлеге кешене ул 2008 елдан бирле яшәми торган фатирда газ белән тәэмин итү өчен түләүләрнең дөресме икәнлеге мәсьәләсе кызыксындырды.

Күрсәтелгән мәсьәләләр буенча прокуратура тарафыннан тикшерүләр башланды.

Тагын бер кеше транспорт чарасын арендалау шартнамәсе буенча барлыкка килгән оешма белән килешү йөкләмәләрен үтәү сорау белән мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, әлеге гражданин 2019 елда үзенең транспорт чарасы – "КамАЗ" маркалы йөк автомобиле биргән, әмма, аның сүзләренә караганда, әлеге оешма күрсәтелгән хезмәтләр өчен 73 000 сум күләмендә акча түләмәгән. Әлеге гражданга бу мәсьәләне судка мөрәҗәгать итеп чишеп буласын аңлатылды.

Чираттагы гражданнарны кабул итү Югары Тәкермән авыл җирлегендә 2020 елның 6 октябрендә 16 сәгатьтә була. Гражданнарны кабул итү авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев