Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Григорий ышанычны аклады

“Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчысы Григорий Семенов кырда инде 5 нче көзен каршылый.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Тукай районы Новотроицк авылында туып үскән Григорий районның алдынгы һәм тәҗрибәле комбайнчысы Иван Сергеевич Козинның ярдәмчесе булып, зур тәҗрибә туплый. Техниканы биш бармагы кебек белә. 2019 елда  “Кама” агрофирмасының “Тукано-450” комбайнына утыра һәм 3950 тонна ашлык суктырып Татарстан Республикасы Президентының махсус премиясенә лаек була.  

Ул быелгы уракта 43060 центнер ашлык суктырып, Минзәлә районы комбайнчылары арасында беренче урынны яулады. Мондый күрсәткечнең район тарихында булганы юк иде.  Григорий Анатольевич “Мензелинские зори” агрофирмасында уракны төгәлләгәч  күрше Сарман районы игенчеләренә дә булышты.

Григорий Семенов комбайнчы:

-Авылда эшләсәң яшәргә була, хәзер авылда да шәһәр тормышы кебек, өйләргә суы, газы кергән, канализациясе бар. Мин үзем авыл малае буларак авылда тырышып эшләсәң шәһәрдәге кебек гомер итәргә булуын күреп үстем, хәзер дә фикерем үзгәрмәде. Эш бар, бары тик ялкауланмаска.

Фотода: Марат Әхмәтов Минзәләгә эш сәфәре белән килгәч, Григорий Семеновка район башлыгы премиясен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев