Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Иркәнәштә кайнар нокталарда хезмәт иткәннәрне хөрмәтләделәр

Иркәнәш җирлегеннән чыккан Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары хөрмәтенә үткәрелгән чарада катнашырга районыбызның барлык почмакларыннан үзешчән артистлар җыелды.

Иркәнәш җирлегеннән Әфган сугышында Хәмзә Лотфуллин, Илсур Сабиров, Газизҗан Галиев, Хәлил Абдуллин, Разиф Гыйлфанов, Рәҗәп Мухаметдинов, Чечен сугышында Рафаэль Абдуллин, Равил Абдуллин, Илһам Акмалов, Айрат Якупов катнашканнар.

Иркәнәш клубында кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар хөрмәтенә багышланган кичәдә ветераннар үзләре, аларның якын туганнары һәм аналары үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.

Минзәлә район хәрби комиссариаты җитәкчесе урынбасары Илшат Каюмов һәм районның әфганчылар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флүс Усманов Хәмзә Лотфуллин һәм Хәлил Абдуллинга Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруына 30 ел туу уңаеннан медальләр тапшырдылар. 

Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов кайнар нокта ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Иркәнәш ветераннарын котларга дип Мөслим районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Данил Гусманов та килгән иде.

Районыбызның төрле почмакларыннан килгән үзешчән артистларның чыгышлары (фотоларда) кичәнең бизәкләре булдылар.

Килгән кунаклар өчен "Әнәк" агрофирмасы, КФХ "Шакиров", авыл җирлеге һәм Хәмзә Лотфуллин тарафыннан өстәл әзерләнде.

Чараны җирлек секретаре Ләйлә Кәбирова алып барды. Кичәне әзерләүгә үз өлешен Иркәнәш мәдәният йорты хезмәткәрләре Люция Фәйдерова, Эльмира Галимова, Бикбаудан Энҗе Усманова, Тегермәнчедән Алсу Гыйлфанова керттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X