Кырымга – хезмәт тәҗрибәсе артыннан
Көн темасы

Кырымга – хезмәт тәҗрибәсе артыннан

Минзәлә медицина училищесы укучылары Ирина Хәсәнова, Чулпан Рөстәмханова, Наталья Дмитриева, Алина Осетрина, Артур Балакаев Кырымның Саки шәһәрендә урнашкан “Полтава-Крым” клиник санаториена студент отрядлары хәрәкәте кысаларында хезмәт тәҗрибәсе тупларга киттеләр.

Медицина училищесының практик укыту буенча мөдире Лилия Гыйлметдинова хәбәр итүенчә, әлеге санаторийга илебезнең төрле почмакларыннан 60 лап студент җыелган, ә Ирина Хәсәнованы студент отряды комиссары итеп билгеләп куйганнар. Медицина училищесы укучылары Кырымда ике ай буена (май-июнь) эшлиячәкләр, аларга анда яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шулай ук акча түләү дә каралган. Ә июль-август айларында әлеге санаторийга икенче төркем студентлар  барыр, дип көтелә. Аларны бу юлы Лилия Гыйлметдинова үзе озата барачак.


Нет комментариев