Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миңнеханов Минзәлә районының бер авылында карантин кертте

Карантин котыру чире белән бәйле

(Минзәлә,  "Минзәлә-информ") Минзәлә районы Рус Каран авылында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә агымдагы 2 декабрьдән хайваннар арасында котыру чире белән бәйле рәвештә карантин кертелә.

Авылда йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны торак пункттан читкә чыгару, кыргый хайваннарны аулау, шулай ук клиник сәламәт хайваннарның сөтен пастерлаштырмыйча сату һәм куллану, йон һәм тиреләрне дезинфекцияләмичә читкә чыгару тыела. Карантинны котыру авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарачаклар.

Фотода Рус Каран авылы күренеше, октябрь, 2020 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев