Район халкы көзнең төп сәяси вакыйгасында актив катнаша
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов РФ Дәүләт Думасына сайлауларда үз тавышын район мәдәният сарае бинасында урнашкан 1984 нче сайлау участогында бирде. Айдар Салахов сайлау комиссиясеннән халыкның сайлауларда активлыгы турында сорады. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лариса Карамова хәбәр иткәнчә, 18 сентябрьнең 14.30 сәгатенә участокка беркетелгән сайлаучыларның 40% ы тавыш биргән инде.
— Һәр сайлаучының тавышы мөһим. Кем, нинди сәяси көчләр гражданнар мәнфәгатьләрен яклаячагы безнең барыбызның кемнәрне сайлавына турыдан-туры бәйле, — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, IX чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн — 18,19,20 сентябрьдә уза, участокларга иртәнге сигездән кичке 20гә кадәр килергә мөмкин.
Нет комментариев