Тормышта ни кирәген аңлап сайлауда катнашучы Минзәлә кызы
Көн темасы

Тормышта ни кирәген аңлап сайлауда катнашучы Минзәлә кызы

Фидалия Шәймәрданова белән сайлау участогы янында очраштык.

— Сайлауга килү минем өчен бәйрәм ди, районның сукырлар җәмгыяте җитәкчесе. – Киләсе биш елга илебезне алга алып барырлык кешеләр сайларга кирәк. Мин участокка кайсы партия, кайсы кандидат өчен тавыш бирәсемне белеп киләм. Безнең җәмгыятьтә дә җәйге каникуллар тәмамланды. Башка еллардагы кебек хезмәтемне тел-теш тидермәслек итеп алып барырга омтылачакмын, диде ул. 

Сүз барышында, өч тәгәрмәчле транспортын мактап алды. Автомобиль йөртү хокукы бирүче документны ни өчен ала алмау сәбәбен искә төшердек. Фидалия ханым ул вакыйгадан да позитив факт тапты- заманында кагыйдәләрне өйрәнүнең кирәге чыкты, ди ул елмаеп. Хәзер җәмгыять эшләре белән йөргәндә әлеге техниканың файдасы бик тия икән. 

Әйе, тормышка позитив карашлы кешеләр генә җәмгыять тормышына омтимизм рухы биреп яши ала.


Нет комментариев