Минзәләнең 1973 нче сайлау участогында иртәдән үк активлык күзәтелә
Көн темасы

Минзәләнең 1973 нче сайлау участогында иртәдән үк активлык күзәтелә

Ә сайлау участогы урнашкан мәктәп укучылары өмәгә чыктылар һәм хәйрия ярминкәсенә әзерләнәләр

Минзәләдә, бөтен илдәге кебек үк, 8.00 сәгатьтән тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар башланды. 1973нче сайлау участогы 3нче урта мәктәптә урнашкан. Участок сайлау комиссиясе рәисе Оксана Гобәйдуллина билгеләп үткәнчә, иртәдән үк тавыш бирүчеләрнең активлыгы шактый югары, ә сайлаулар тыныч, дустанә шартларда уза.

Шулай ук 3 нче урта мәктәптә бүген биредә өмә узуын — укучылар мәктәп яны территориясен һәм Нефтьчеләр паркын тәртипкә китерүен хәбәр иттеләр. Иртәгә парк территориясендә хәйрия ярминкәсе узачак. Барлык кергән акчалар СВО катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.


Нет комментариев