Минзәлә районы Бикбау авылында беренче булып Гилметдиновлар гаиләсе тавыш бирде
Көн темасы

Минзәлә районы Бикбау авылында беренче булып Гилметдиновлар гаиләсе тавыш бирде

Минзәлә районында, бөтен илдәге кебек үк, 8.00 сәгатьтән тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар башланды.

Бикбау авылындагы мәдәният йорты бинасында урнашкан сайлау участогында беренчеләрдән булып Фиркать һәм Факия Гилметдиновлар тавыш бирде. Әлеге гаилә бер сайлауны да калдырмый. 

Шулай ук сайлау участогында кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. 

Бикбау клубында күргәзмә

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.


Нет комментариев