Минзәлә театрыннан Хамматуллиннар гаиләсе бер генә сайлауны да калдырмый
Көн темасы

Минзәлә театрыннан Хамматуллиннар гаиләсе бер генә сайлауны да калдырмый

1973 нче сайлау участогына беренчеләрдән булып ирле-хатынлы Хафиз һәм Гүзәл Хамматуллиннар — С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары килде.

Татарстанның халык артисты, тамашачылар яраткан күпсанлы рольләрне башкаручы Хафиз Хамматуллин сайлауларда катнашуны актив гражданлык позициясе чагылышы дип атады:
— Без хатыным белән бер генә сайлауны да калдырмыйбыз. Менә бүген дә, шундый матур аяз көнне, Эшкә барыр алдыннан, үз тавышларыбызны бирергә килдек. Сайлауларда катнашу мөһим — шул рәвешле без җәмгыять, ил файдасына хезмәт итәчәк лаеклы кандидатларны сайлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

 


Нет комментариев