Минзәлә районының беренче көзге ярминкәсе
Беренче көзге ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар сыер, сарык ите, бодай, арпа, борчак, бал, суган, бәрәңге, миннек, дару үләннәре, помидор, кыяр,кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Дилфас Галиев
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Илфар Халиков, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура һәм төзелеш буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев һәм районның башка җитәкчеләр сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар.
Илфар Халиков җыелган халыкны ярминкә белән тәбрик итте, ул районда барган урып-җыю эшләре белән таныштырды, әлеге ярминкә яхшы оештырылган дип бәяләде. Илфар Мәгарифович район җирлегендә үскән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, кадерләп үстерелгән малның ите тәмлерәк тә, файдалы да була дип ассызыклады.
Ярминкәдә 4 түшкә сарык ите, 5 түшкә сыер ите, бик күп кенә каз, үрдәк,тавык түшкәләре һәм аларның эч-башлары сатылды. Балык участогы минзәлә сулыкларында тотылган 13 төрле балык алып чыкан. Ярминкәгә килгән һәр кешене Воровский авыл җирлеге һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре мичтә пешкән кайнар коймак, чәй һәм бал, төрле тәм-томнар белән сыйлады Беренче көзге ярминкә күңелле җыр-моң тәэсирендә барды. Районыбыз талантлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты да яхшы булды. Ә балалар өчен төрле уеннар оештырылды.
Ярминкәдә сөякле сыер итенең килосы − 480-490, йомырка 90-95, бәрәңге-20, чөгендер һәм кишер — 25, суган-300, бодай-14, арпа 12 сумнан, сөтнең литры — 60 һәм балның 3 литрлы банкасы балның төренә карап 1500-1700 сумнан сатылды.
Ярминкәдән күбрәк фотоларны Фотогалереядә карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев