Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә гөрләп торды Сабантуй

Районда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм- Сабантуй гөрләп узды.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»).
Урман аланындагы мәйданда үткән Минзәлә район сабантуе быел да югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып торды. Программада билгеләнгән барлык чаралар да гамәлгә ашырылып, хезмәт һәм спорт бәйрәме кабатланмас бизәкләре белән истә калыр. 

Быел да районыбызның игенчеләре язгы кыр эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә быелгы район Сабан туе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

Сабантуй мәйданында театральләштерелгән музыкаль күренешләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Калтак, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, медицина училищесы, педагогия көллияте һәм башка мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар. Минзәлә районы халкы икенче киңлектә эшләсә дә, гореф-гадәтләрне онытмый, аларга тугры кала. Икмәк үстереп, ит, сөт җитештерүдә, район һәм республика халкын азык-төлек белән тәэмин итә, яшәешен яхшырта. 2023 елда да Минзәлә районы Сабантуй бәйрәмен күркәм икътисадый уңышлар белән каршы ала,-диде бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклап Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов сабантуйны ачканда. Быел язын район игенчеләре, технологик шартларга туры китереп 52 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчте. Игеннәребез тигез тишелеш бирде, яңгырлар да явып китсә киләчәк уңышка ныклы нигез булыр иде. Сабантуйны ачканнан соң, былтыргы кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм яшьләр арасында узган елгы Сабантуйның абсолют батыры Камил Шәрипов бәйрәм әләмен күтәрде. 

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Ул үз чыгышында милли бәйрәмебезнең үзәгендә матди байлыклар тудыручы хезмәт кешесе торуын ассызыклап үтте. Айдар Фаслахович язгы кыр эшләренең 52 мең гектарда башкарылуын һәм терлек кышлату чорының уңышлы тәмамлануы белән ихлас котлады, уртак эшкә механизаторлар һәм терлекчеләр белән бергә районыбызның барлык өлкә хезмәткәрләренең дә лаеклы өлеш кертүен билгеләде. Казаннан килгән олы кунак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы депутаты Азат Хамаев, сабантуйда катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.
Котлаулардан соң район башлыгы Айдар Салахов һәм Азат Хамаев иң башта язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан хуҗалык җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләген тапшырды. Авылларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Воровский, Әтрәкле, Коноваловка авыл җирлекләре җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде. Аннары районның быел район буенча иң күп язгы чәчү үткәргән «Калморза» хуҗалыгы механизаторы Айдар Насыйров кыр батыры дип танылды, аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырды. Соңыннан язгы чәчүдә югары эш нәтиҗәләре күрсәткән механизаторларга, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучылар, фермерлар, авыл хуҗалыгында аеруча хезмәт күрсәткән хезмәтчәннәр, шәһәр оешмаларында эшләүче алдынгыларга азык-төлек тутырылган зур тартма, конверт белән акча һәм район башлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгыларына Айдар Салахов һәм Азат Хамаев авыл хуҗалыгында нәтиҗәле хезмәт күрсәткәнәре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазен һәм акчалата бүләген тапшырды. «Минем киләчәгем» профессиясендә җиңүче студентлар да бүләкләнде. Барлыгы 200 гә якын кеше бүләк алды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаганнан соң кунаклар ат чабышларын карадылар һәм мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар. Тик менә безнең районда башка милләт кешеләре дә яши бит, үзбәк, казах, таҗик, әзербайҗан һәм башка милләт халыклары да үз милли киемнәре белән Минзәлә сабантуен бизәсәләр яхшы булыр иде. сы, аларныкы да булса яхшы булыр иде. Кунаклар төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар.
Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, теннис, балык тоту, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты. Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шашка-шахмат. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

Ат чабышлары алты төрдә үткәрелде(юртаклар чабышы-өч төрдә, ат чабышлары-3 төрдә), анда Минзәлә дәүдәт ат конюшнясы, авыллардан килгән атлар(барысы 18 баш ат булды) бәйге тотты. 

Сабантуйга килүчеләр татар милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Быелгы район сабантуенда татарча көрәш буенча 100гә якын көрәшче бил алышты. Көрәш-Сабантуйның алтын тамыры, асылы ул. Көрәш бик зур киеренкелек белән үтте. Сабантуйда милли көрәштә яшьләр арасында абсолют батыр булып Динар Латыйпов, ә Сабантуйның баш батыры булып Илнур Камалов калды. Аларның икесе дә тәкә белән бүләкләнде, 

Сабантуйның мәдәни программасы гаять бай иде, бәйрәмгә килүчеләр Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Алмаз һәм Айдар Юнусовлар, Чаллы шәһәренән килгән «Болгар» бию ансамбле артистлары чыгышын яратып карадылар. Районыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгышлары да нур өстенә нур булды.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев