Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең легендар тренеры Владиленин Мильчаковка 90 яшь тулды

Аның юбилее хөрмәтенә яшь чаңгычылар арасында ярыш үткәрелде

Бүген, 13 март көнне, ТР атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины Владиленин Мильчаков үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Әлеге күренекле дата уңаеннан Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге паркында чаңгы буенча район мәктәпләре арасында шәхси-команда беренчелеге үтте.

Юбилярны котлап, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов:

— Бүген безнең өчен күренекле көн. Үзенең 70 елдан артык хезмәт юлы дәвамында чаңгы гына түгел, җиңел атлетика, спорт гимнастикасы, башка юнәлешләр буенча ничә буын спортчыны тәрбияләгән легендар тренерыбыз Владиленин Николаевичны чын күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз. Иң мөһиме, ул бүген дә сафта, тренерлык хезмәтен дәвам итә, яшь буында чаңгы спортына, гомумән, сәламәт яшәү рәвешенә карата мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итә, — дип билгеләп үтте. 

Район башлыгы Владиленин Мильчаковка спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен Мактау грамотасы, истәлекләр тапшырды.

Шулай ук тренерны хөрмәт итеп, аның элеккеге тәрбияләнүчеләре, чаңгы спортын сөючеләр, эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре килгән иде. «Мензелинск-Сервис» ҖЧҖ җитәкчелеге исеменнән Владиленин Мильчаковка сертификат тапшырылды. 

Ә тренерның юбилеена иң зур бүләк — аның хөрмәтенә чаңгы ярышлары үткәрелү булды. Ярышларның хөкемдары — Владиленин Николаевичның элеккеге шәкерте, бүгенге көндә хезмәттәше Антон Лаврентьев булды.

— Галимнәр исбатлаганча, 1 сәгать чаңгыда шуу гомерне 15 минутка озынайтырга сәләтле. Шуңа күрә һәркемне әлеге спорт белән шөгыльләнергә чакырам. Бүгенге ярышларны нәкъ мәктәп укучылары арасында үткәрүләре дә уңышлы. Чөнки аларның ярышларда катнашу, бүләкләнү нәтиҗәсендә спортка карата кызыксынулары көчәя торган вакытлары, — диде Владиленин Мильчаков.

— Хөрмәтле тренерыбыз 8 спорт мастеры, 20 спорт мастерына кандидат тәрбияләгән легендар шәхес. Ә төрле разрядларга ия булган, яки, гомумән, аның кул астында спортта беренче адым ясаган тәрбияләнүчеләрен санап та бетерерлек түгел. Владиленин Николаевич бүген дә безнең спорт мәктәбенең чаңгы бүлегендә хезмәт итүен дәвам итә, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле-шатлыклы мизгеллләр теләп калабыз, — диде «Олимп» спорт мәктәбенең директоры Чулпан Харисова.

Спорт чарасы район мәдәният сарае артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев