Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе кышка запаслар әзерләде

Яшелчә-җимешләр интернат-мәктәпнең ярдәмчел хуҗалыгында үстерелә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе үзендә тәрбияләнүчеләрне кыш көне витаминнар белән тәэмин итү йөзеннән запаслар әзерләп куйды.

Нурһади Гыйлфанов, Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе директоры:

- Барлыгы 453 банка тозланган яшелчә, 18 банка компот, 30 банка җиләк-җимеш кайнатмасы әзерләдек. Әлеге эшне тәрбияче Елена Архипова, укытучы Юлия Мордвинова, социаль психолог Илгизә Нуриева, Елена Кольгина, гардеробчы Ирина Петрова, Фәния Әхмәтшина, склад мөдире Наилә Солтангалиева, кастелянша Елена Загирова, кер юучылар Ирина Зәйнуллина һәм Ольга Феофентова башкардылар.

Калган мәктәпләр дә үз ярдәмчел хуҗалыклардан нинди запаслар әзерләве хакында газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев