Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә район сукырлар җәмгыяте фестивальдән җиңүләр белән кайтты

Күптән түгел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең күрү сәләте буенча инвалидларның “Җиңү салюты-2019” үзешчән халык иҗаты фестивале булып үтте. Фестивальдә республиканың 9 шәһәре катнашты. Минзәлә район сукырлар җәмгыяте дә фестивальгә 12 кешелек төркем белән барды. Хор, вокаль ансамбль, дуэт, солист, бию коллективлары үзләренең осталыкларын сынадылар һәм сынатмадылар.

Фидалия Шәймәрданова, Минзәлә район сукырлар җәмгыяте рәисе:

– “Җиңү салюты” Бөтенроссия фестивале алтынчы тапкыр үткәрелде. Фестивальгә бик җитди карадык, шуңа күрә кат-кат репетицияләр ясадык. Чөнки бу фестиваль илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарыбыз истәлеген зурлау, хөрмәтләү билгесе дә. Тырышлыгыбыз бушка китмәде – призлы урыннар һәм дипломнар белән кайттык. Шушы фестивальдә җиңүләргә ирешүебездә аккомпаниатор Данир Фәхретдиновның өлеше зур булды, без аңа тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Татар һәм рус телендә җыр башкарган хор коллективы 3 урынны яулады. Людмила Петрова бик тә сәнгатьле һәм күңелләрне әсәрендерерлек итеп шигырь укыды, диплом белән бүләкләнде, шулай ук Венера Вәлиева шушы ук “Нәфис сүз” номинациясендә 3 урын алды. “Солист-вокалист” номинациясендә Нина Фадеева, Валентина Автулева, Лениза Якиева призлы урын яуладылар. Биючебез Надежда Волощенко үзенең хореография буенча осталыгын тәкъдим итеп 2 нче урынны яулады. “Илһам” татар вокаль ансамбле икенче, “Русская песня” вокаль ансамбле 3 нче урынга лаек булды. Шушы фестивальдә катнашып, безнең районыбыз данын яклауга өлеш керткән сәхнә осталарының һәркайсына зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Алга таба да сәхнәдән аерылмыйча яшәп, минзәләлеләрнең күңелләренә яшәү дәрте өстәп торсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев