Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы Аю авылында Мөслим районы имам- мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов белән саубуллаштылар

Җеназа намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды

Меңнән артык мөселман кардәшебез Аю авылына Венер (Габделкәрим) Моратовны соңгы юлга озатырга килде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге җеназа намазына барлык республикадан имам-мөхтәсибләр, имамнар һәм дин әһелләре килүе мәрхүмнең никадәр изге һәм хөрмәткә лаек булуын күрсәткәнен билгеләп үтте.

- Бик күпләр Габделкәрим хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм кулы суздылар. Аларның  әлеге ярдәм итүләре дәвамлы булсын иде, - дигән теләктә калды Камил хәзрәт.


Габделкәрим хәзрәтнең якын дусты Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җеназага килүчеләргә зур рәхмәтен белдерде һәм хәзрәтнең тормышта никадәр изге кеше булганлыгын искәртеп узды. Шулай ук Диния нәзарәтнең мәрхүмнең гаиләсен ярдәмнән калдырмаячакларын, бөтен республика буенча аның гаиләсенә ярдәм күрсәтү йөзеннән зур суммада акча җыелганын билгеләп үтте.
Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев :
- Моратовлар гаиләсе районыбызда - хөрмәткә ия гаилә, аларның тирән кайгысын район җитәкчелеге исеменнән уртаклашабыз, кулган килгәнчә ярдәм итеп торачакбыз, - диде.
Җеназада катнашкан Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин да тол калган хатынына, алты ятим баласына ярдәм итеп торачакбыз, диде.
Авыл башлыгы Айрат Галимов Венерны кече яшьтән үк белүен, аның Аю мәктәбен уңышлы бетереп, бик акыллы, тәртипле егет, үрнәк ата иде дип билгеләп үтте.
Җеназадан кайткач, Минзәлә һәм Тукай районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас җитәкчелегендә өйлә намазы укыдылар.
Саваплары Габделкәрим хәзрәт рухына барып ирешсен.

Исегезгә төшерәбез, Габделкәрим хәзрәт кичә авариядә вафат булды .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X