Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы хуҗалыкларында чәчү төгәлләнү алдында

Районда чәчүне иң беренче булып “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре төгәлләде.

Алар 1656 гектарда сабан бодае, 194 гектар борчак, 531 гектар шикәр чөгендере чәчтеләр. 13 майга барлыгы  29925 гектарда бөртеклеләр чәчелде.  Бу планлаштырылганның 86,2 проценты дигән сүз.  Солы-525, борчак-1800, берьеллык үләннәр-300, арпа-13700, рапс-1700, сабан бодае 13600 гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс-1700, көнбагыш-1500, шикәр чөгендере 5032 гектарда чәчелде.Көнбагыш чәчү планы-163, шикәр чөгендере чәчү планы 103 процентка үтәлде. “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре дә чәчүне иртәгә төгәлләргә плагнлаштыралар. “Дәүләтов”КФХсы 45 гектар яшелчәләр, 50 гектар бәрәңге утыртты.. Чәчелгән мәйданнарда шытымнар яхшы. Хәзер сабан культуралары шытымнарын тырмалау иң кирәкле, технологик  чара.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев