Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында хөрмә өеме барлыкка килүе турында официаль комментарий бирделәр

Социаль челтәрләрдәге фото шау-шу куптарды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Социаль челтәрләрдә Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы янында басуга хөрмәләр ташланган икән, - дигән хәбәр чыгып, шау-шу куптарды

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән без беренче чиратта Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова белән элемтәгә кердек. Ул “бу хөрмәләр басуга ташланган дигән хәбәр дөрес түгел”, диде, төгәлрәк мәгълүмат алу өчен фермер Нәсим Дәүләтовка мөрәҗәгать итәргә  тәкъдим итте.

- “Эшлә изгелек, көт яманлык”, дигән мәкальнең мәгънәсе шушы вакыйгада ачык чагыла инде. Узган атнада азәрбайҗанлы танышыбызның йөк машинасы юл һаләкатенә эләгеп, ул алып барган хөрмәне вакытлыча безнең КФХ территориясенә сакларга куеп торган иде. Аннан соң үзе алып китеп бетерде инде, - дип ачыклык кертте районыбызның атаклы фермеры Нәсим Дәүләтов.

Фермер сүзләренчә, хөрмәне өеме белән чыгарып ташлаганнар дигән сүз тарату – берничек тә дөреслеккә туры килми. “Аның бәясе алтынга тиң бит, килограммы 130-150 сумга җитә”, - дип искәртә Дәүләтов. “Аннан соң фотода да хөрмәнең басуда түгел, ә хуҗалык территориясендә ятуы ачык күренә”, - диде ул.

фото социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев