Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды

Концерт алдыннан “Балкыш”-“Сияние” фестивале лауреатларын да бүләкләделәр.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәләдә район мәдәният сараенда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Өлкән буын вәкилләрен әлеге күренекле бәйрәм белән Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев котладылар.

- Сезгә ныклы сәламәтлек, озын, куанычлы гомер телим. Район иҗтимагый тормышында һаман да шулай актив катнашуыгызны дәвам итегез. Балалрыгыз, оныкларыгыз кайгыртучанлыгын, яратуын тоеп яшәгез, - диде Айдар Салахов.

Азат Хамаев  бүгенге көндә республикада өлкәннәр өчен махсус эшләнгән программалар турында сөйләде, шулай ук үзенең иң җылы теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмнең иң куанычлы мизгелләре – Айдар Салахов һәм Азат Хамаев Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган “Балкыш”-“Сияние” республика фестивале лауреатлары Галина Цыпцына (“Сәнгатьле уку” номинациясе), Ринат Шәесламов (“Мизгел” ансамбле җитәкчесе буларак, “Инструменталь ансамбль” номинациясе), Зөләйха Гыйләҗева (“Соло җырлау”), катнашучы дипломнары белән Ирина Маряхина (халык ветераннар хоры җитәкчесе), Данир Фәхретдинов (“Минзәлә бөркетләре” гармунчылары ансамбле җитәкчесе), Әлфия Әхмәтова (“Мөшеге чишмәләре” ансамбле җитәкчесе), Розалия Бадиковаларны (“Ядъкәр” фольклор коллективы җитәкчесе) котладылар.

Концерт районыбыз артистлары әзерләгән җыр-бию номерларына бай булды. Шулай ук фойеда Өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе һәм оста куллар ясаган эшләнмәләр күргәзмә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев