Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Олы юбилеен Хәсәнҗан Гатауллин билгеләп үтә

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә районы Аю авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнҗан Гатауллинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

 Айрат Галимов, Аю авылы җирлеге башлыгы:
- Хәсәнҗан Гатауллин - безнең өчен легендар шәхес. 17 яшендә фронтка китеп, Кара диңгез флотында сугыша. Озак еллар буе авылыбыз мәктәбендә директор булып эшләде.
Ветеранны котларга шулай ук Аю авылы мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов та килде.
Ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Айдар Салахов һәм җирлек исеменнән бүләк тапшырылды.
Хәсәнҗан Гатауллин 1926 елның 1 гыйнварында туа. 1941 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, Урыс авылы мәктәбенә укытучы һәм директор итеп җибәрелә. 1943 елда хәрби хезмәткә алына. 1954 елда кайткач, Аю, аннары Бикбау, Куян авылы мәктәпләрендә эшли. 1970-1987 елларда Аю авылы мәктәбендә тарих укытучысы һәм директор булып эшли.
Хәсәнҗан Гатауллинны шулай ук Яңа ел алдыннан "Яңа ел белән, ветеран!" акциясе кысаларында да котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев