Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Физкультурачылар көнендә районның иң яхшы спортчыларын билгеләп үттеләр

Минзәләдә «Олимп» спорт мәктәбенең футбол кырында физкультурачылар көне уңаеннан зур спорт бәйрәме старт алды.

Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»

Чараны ачып, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов бәйрәм кунакларын район башлыгы Айдар Салахов исеменнән сәламләде һәм:

- Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырыла. Боз сарае, бассейн, ябык теннис корты бар, быел футбол манежын, чаңгы трассасын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Шунысы куанычлы, безнең спортчыларыбыз зур уңышларга ирешәләр, без аларның уңышлары белән горурланабыз, - дип билгеләп үтте.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, үз чиратында, район җитәкчелегенә спорт чараларын оештыруда һәм үткәрүдә булышканнары, спортка һәрдаим игътибар юнәлтеп торулары өчен рәхмәт белдерде.

Чара бүләкләүләрдән башланды.

Минзәлә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Ләйсән Сираҗетдинова, «Юность» спорт мәктәбе программисты Светлана Зәйнуллина, «Юность» спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры Илнар Хөсәйнов, Дмитрий Смагин бүләкләнделәр. МБУ «Юность» склад мөдире Нурсинә Гайнетдинова Мактау грамотасына лаек булды.

«Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән «Юность» спорт мәктәбенең баш инженеры Илнур Закиров бүләкләнде. «Юность» спорт мәктәбе медхезмәткәре Галина Федоровага, «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Светлана Вилдановага көрәш һәм спорт аэробикасы буенча тренерлар Ленар Заһриевка һәм Лилия Яруллинага Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

«Юность» спорт мәктәбенең инструктор-методисты Айрат Исхаков, «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Олег Ситдыйков, «Юбилейный» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Флүс Бәдриев Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына «Юбилейный» спорт мәктәбенең инструктор-методисты Луиза Фәвзетдинова, «Олимп» спорт мәктәбенең шәфкать туташы Резеда Исламова, «Олимп» спорт мәктәбенең җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы Гөлчәчәк Бочкарева лаек булды.

"Юбилейный «спорт мәктәбенең аэробика бүлеге тәрбияләнүчеләре Зөлфия Вәлиева, Рания Зиннәтуллина, Эльвина Мостаева, Дарина Җәләева, Зәрия Гыйбадуллина, Валерия Титова, Лилиана Закирова, Полина Юминова, Мәрьям Сәхапова да бүләкләнде.

Шулай ук йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре Айнур Вилданов, Никита Жигалов, Алинә Хаматдинова, Александра Соколовская, Ярослав Соколовский, Азалия Бәдриева, Гөлназ Гәрәева да билгеләп үтелде.

Акчалата сертификатлар районның спорт ветераннары Рәмзия Нәҗмиева, Радик Нәҗмиев, Зөлфия Мусавирова, Әнвәр Камалова, Фәния Григорьева, Михаил Кукаркин, Хәниф Гәрәев, Людмила Горбунова, Ринат Шәймәрдәнов, Рафис Мөбәрәкшин, Венера Мурзакаевага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев