Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә гамәлләр матурлыгы тудыру җайга салынган

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Минзәләгә эшлекле визиты вакытында шәһәребезнең 7 нче санлы балалар бакчасында булды.

Матур, якты, иркен, бөтен уңайлыклар тудырылган балалар бакчасында 4 төркемдә 88 бала тәрбияләнә (мөдире Әлфия Макарова). Балалар бакчасына моннан ике ел элек дәүләт программасы буенча капиталь ремонт  ясалды. Балалар бакчасы тәрбиячеләре заман белән бергә баралар: башка балалар бакчаларындагы кебек үк, монда инновацион проектлар тормышка ашырыла башлады.

Парламентарий балаларның ничек итеп өстәмә занятиеләрдә инновацион технологияләр буенча шөгыльләнүләре белән танышты.

Биредә татар теле, инглиз теле, изо-терапия, хореография, робототехника,юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык занятиеләр үтте. Занятиеләр 2019 ел – Россиядә театр елы кысаларында театральләштерелгән тамаша рәвешендә алып барылды.

Занятиеләрдән соң Әлфия Когогина балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре алдында чыгыш ясап, нәниләрне тәрбияләүгә карата фикерен җиткерде:

–Бүген мин искиткеч тамаша күрдем, алар Россиядә театр елына багышланган.Мин шуны аңладым, бу белем бирү программасы гына түгел, бу чып-чын креатив, сезнең күңелегезнең креативы. Бернинди ясалмалык сизмәдем. Сез әлеге йортта үзенә аерым бер мохит формалаштырасыз. Минзәлә районындагы һәрбер балалар бакчасы шушындый дәрәҗәдәге осталыкка омтыладыр дип ышанам. Бүген без балаларның зур тамаша алдында үзләрен ничек иркен тотуларын карадык. Бу бит зур сәләт! Кечкенә генә кеше оялып тормыйча шигырь укый, инглиз телендә сөйли, рәсем ясый, бии. Хата җибәрермен дип куркып тормый. Булсын, хаталар – алар үсешкә ирешү өчен менә дигән мөмкинлек. Боларның барысы да сез, тәрбиячеләрнең хезмәте, аларны сез өйрәтәсез. Бу– матурлык! Тормыш матур булырга тиеш! Мине шундый уй биләп алды: күңел матурлыгы, гамәлләр матурлыгы – боларның барысы да фәкать матур тирәлектә мөмкин. Бүгенге кебек, игелекле, иҗади эш атмосферасы һәрвакыт саклансын, һөнәри уңышлар сезгә, – диде Әлфия Когогина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев