Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Әниләр һәм бәбиләр” концерты үткәрелде

Сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм Минзәлә районыннан күпбалалы Сәхаповлар гаиләсе чыгыш ясады.

Минзәлә шәһәренең район Мәдәният сараенда “Әниләр һәм бәбиләр” гаилә музыкаль проектының “Демография” милли проектын, “Ныклы гаилә” федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе,ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган концерты үткәрелде.

Әлеге проектта барлыгы 5 иҗади гаилә катнаша: Гыймадиевлар Илсур һәм Лилия (Муллагалиева) (4 бала) Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова (3 бала), Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар (2 бала), Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар (2 бала), Куприяновлар Максим һәм Замира (Рәҗәпова) (2 бала).

Минзәлә мәдәният сарае сәхнәсендә татар эстрадасының әлеге якты йолдызлары үзләренең халык арасында иң популяр, мәгънәләре буенча гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм мәхәббәткә, әти-әни кадеренә, бала бәхетенә багышланган җырлары белән чыгыш ясадылар. Җырчыларыбызның балалары да калышмый – алар да әти-әниләре белән беррәттән рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр.

Әлеге концертның тагын бер үзенчәлеге – һәрбер районда эстрада йолдызлары белән бергә күпбалалы гаиләләр дә чыгыш ясыйлар. Минзәлә районында әлеге бәхет Югары Тәкермәннән Сәхаповлар гаиләсенә тәтеде. Алар 13 февраль көнне Актанышта уздырылган “Җенщина года. Мужчина года. Женский взгляд” конкурсының “Хатын-кыз әни” номинациясендә катнашып лауреат исеменә дә лаек булганнар. 7 март көнне Казанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  бәйрәмдә дә катнашачаклар әле алар.

Сәхнәгә чыгар алдыннан без алар белән бераз әңгәмә дә ясап алдык:

 - Миләүшә ханым, гаиләгез белән таныштырып китсәгез иде. Сезнең ничә бала?

- Безнең 4 бала: Аделя, Сөмбел, Айгиз, Айзат.

- Бүгенге чарада тамашачы игътибарына нинди номер тәкъдим итәчәксез?

“Хатын-кыз әни” номинациясендә катнашканда күрсәткән әниләр һәм балалар бәйләнешен сурәтләүче музыкаль тамаша белән чыгыш ясыячакбыз.

- Балаларыгызның нинди сәләтләре бар, нәрсәләр белән кызыксыналар?

- Олысы спорт белән шөгыльләнә, Сөмбел бик матур рәсем ясый, җырлый, Айгиз безнең математикадан бик көчле инде, шахматка бирелеп алдык әле бу арада.Кечкенәсенең әле бик аерылып торган сәләтләре юк, ләкин җырбиюгә карата кызыксынуы бар.

- Бүген эстрадабыз йолдызлары белән чыгыш ясыйсыз. Каушау бармы, аны ничек җиңәсез?

- Каушау дигән нәрсә бар инде, әмма сәхнәгә чыккач онытыла ул.

- Гаилә башлыгы турында да сөйләгез әле.

- Ирем Айрат исемле, үзенең машинасында йөк ташу белән шөгыльләнә, сәхнәгә чыгарга вакыты юк, әмма карарга килде.

Аларның чыгышын сез безнең Инстаграм, ВК сәхифәсендә карый аласыз. Сәхаповлар гаиләсенә “Әниләр һәм бәбиләр” гаилә музыкаль проектының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Әлеге проектка 2016 елда  нигез салган ТР атказанган артисты Лилия Муллагалиева да безнең газетага интервьюсында:

- Минзәлә тамашачысы да, калган җирдәге кебек үк, бик яратып кабул итте безнең чыгышыбызны. Безнең проектның үзенчәлеге (бүгенге көндә Россия күләмендә бу уникаль проект) – ул артистлар гына катнашкан проект булырга тиеш түгел. Безнең киләчәккә планнарыбыз –  һәр районда, артистлар, бер генә гаилә чыгышы белән чикләнмичә, ә дистәләгән гаиләләрне  берләштергән зур масштаблы “Минем гаиләм Моя семья” фестивален үткәрү. Максатыбыз – халкыбыз арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь гаиләләрне күпбалалы булырга өндәү. Шуны гына әйтәм, без 2016 елда 21 кеше булып тупланган идек, инде безнең проектның артышы бар: ике гаиләдә ике бала туды. Шуңа күрә без үзебезнең эшебезне эшлибез, җырлап-биеп кенә калмыйбыз, - дип ярымшаяртып билгеләп үтте.

безнең өстәмә

Минзәләне дә бергә кушып санасаң,  әлеге проект кысаларында концертлар 2020 елның февраленнән маена кадәр Татарстанның  21 районында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев