Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

М.Җәлил исемендәге паркта Мактау тактасына фотолар урнаштырыла башлады

Җыеннарда, референдумнарда халыкның фикерен истә тотып, шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчасының бер өлешенә М.Җәлил исемендәге паркта да байтак эшләр башкарылды.

Әйтик, 2017 елгы үзара салым средстволарына биредә М.Җәлил  һәйкәле яңартылды, уен комплексы, яңа өйләнешүчеләр өчен арт-объектлар,  гашыйклар өчен аркалар, перголылар урнаштырылды. Болар өчен  4,9 млн сум  үзара салым акчасы тотылды. 
2018 елгы үзара салым средстволарының бер өлешенә парктагы Ленин һәйкәленә реконструкция үткәрелде. Моңа 1,0 млн сум үзара салым акчасы юнәлтелде.Аның янәшәсендәге Мактау тактасы да үзара салым средстволарына ясалды.
Шушы көннәрдә парктагы Мактау тактасының бер ягына фотолар урнаштырыла башлады. Бу хакта шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева болай диде:
–Шушындый ук Мактау тактасы Ленин һәйкәленең уң ягында да булачак. Анысы җирле бюджет средстволарына ясалды, аны сабантуйлар үткәч кую планлаштырыла. Анда районыбыздагы 35 мактаулы гражданның фотоларын урнаштыру дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев