Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Предприятие ярдәмче бизнеска таяна

Минзәлә АТПсында уздырылган район икътисадый советының чираттагы утырышы барышында (ул семинар рәвешендә үтте) әлеге предприятие директоры Рамил Кәримов пассажирлар ташучы автобусларны мәҗбүри лицензияләштерү турында гына сөйләп калмады, үзләренең эшчәнлекләре, алга таба планнары белән дә уртаклашты.

Семинарда катнашучылар предприятиенең төп эшчәнлегеннән тыш, өстәмә керем алу чыганагы – ярдәмче бизнес юнәлешләре белән таныштылар. Дөрес, кече һәм урта бизнес вәкилләре генә бик аз килгән иде. Югыйсә, үрнәк алыр өчен бүгенге көндә 50гә якын эшче-хезмәткәрдән торган, территориясе 3 гектарга якын мәйданны биләгән предприятиенең ярдәмче бизнеслары да, бу өлкәдә киңәш бирерлек тәҗрибәләре дә бар.Әйтик, предприятие территориясендә административ бинадан һәм автобуслар өчен типовой гараждан (гараж тагын киңәйтелә, ул арендага да бирелә), бөтен уңайлыклар тудырылган ремонт мастерскоеннан тыш, кунакханәсе дә, кибет-склад та бар, кафе эшли, автомойка төзелә, металл ватыклары кабул итү пунктын булдыруга  әзерлек эшләре бара.

Семинарда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов та үзенең чыгышында шушы юнәлештә эшләргә кирәклеген искәртте. Район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мондый семинарларга бизнес вәкилләреннән тыш, үзенең эшен башларга җыенган актив минзәләлеләрне дә чакырырга кирәклеген таләп итте. Минзәлә АТПсы кебек, теге яки бу бизнесны булдырганда урта һәм кече бизнес вәкилләренә булышлык итү фонды кебек тәкъдим итә торган ярдәмнән дә кулланырга кирәктер.Мондый ярдәм алу өчен Минзәләдә дә эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының вәкиллеге эшли бит.

Бүгенге заманда сынатмас  өчен, икътисадый яктан тотрыклылыкка ирешү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, төзелеш өлкәсендәге оешма булсын, бюджет оешмасымы, һәркем үз территориясен файдалы  итеп куллану гына түгел, өстәмә бизнес  чыганагына әверелдерү турында уйланырга тиеш. Шундый бурыч куелды район икътисадый оветының чираттагы утырышында. Әлеге максатка кемнәр ирешер, монысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев