Район башлыгы Айдар Салахов үз тавышын бирү педагогия көллиятендә урнашкан участокка килде
Көн темасы

Район башлыгы Айдар Салахов үз тавышын бирү педагогия көллиятендә урнашкан участокка килде

"Бердәм Россия" партиясенең праймеризында катнашып, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов үз тавышын педагогия көллиятендә урнашкан участокта бирде.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ").
Участокта тавыш бирер алдыннан ул кабинкага кереп, ул исемлектәге кандидатлар белән тагын бер танышып чыкты.
- Яшьләрнең күп булуына игътибар иттем , - диде ул, партиянең депутатлыкка кандидатларның алдан үзенчәлекле фильтр үтүе аларга халык ышанычын тагын да арттырачак.
Чыннан да праймеризда катнашучыларның яртысы партия әгъзалары түгел. Партиянең халыкчан булырга омтылуын күрсәтүче факт бу.
Танышларымның күбесе интернет аша тавыш бирүдә катнашкан булып чыкты. Үзем дә әлеге участокта тавыш бирдем.
Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр итәчәк. Иртәнге тугызга участокка килүчеләр саны берничә дистәдән арткан иде инде.
Праймеризга июнь башында йомгак ясалачак. Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатлар исемлеге партия съездында расланачак.


Нет комментариев