Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәлә паркларының торышы белән танышты

М.Җәлил исемендәге парктагы балалар мәйданчыгында, якты кояш нурларына хозурланып, шау-гөр килеп, балалар уйный, язгы җылы көннең рәхәтлегенә ләззәтләнеп калырга теләгәндәй, эскәмияләрдә яшьләр һәм өлкәннәр ял итеп утыра.

Бүген Минзәләгә килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да әлеге паркта булды. Депутатны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, шәһәр башлыгы урынбасары,“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Роза Салдаева озатып йөрде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина биредә паркның төзекләндерелүе белән танышты, яшелләндерү буенча башкарылачак чаралар белән кызыксынды.

Матур, төрле төстәге уен элементлары янында кайнашкан балаларга карап торганнан соң, Әлфия Когогина аларның иминлеге тәэмин ителгәнме дип сорады, әлеге уен корылмаларының,аттракционнарның гарантия срогы белән кызыксынды.

Рамил Ягафаров әлеге МАФларның гарантия срогы 5 ел булуы турында әйтте. Шулай ук паркта ДНДлар оештырылуы, видеокамералар урнаштырылуы турында сөйләде.

Быелгы сезонда әле кичә генә биредәге җырлый торган фонтан да эшләтеп җибәрелде. – Фонтанның су агышлары 5 төрле программага көйләнгән, һәркайсы 15әр минут эшли. Фонтан үзе кичке 7дән 22 сәгатькә кадәр эшләтелә. Ә паркка каршы якта, агачлар үскән якта, ял итү зонасы булдырырга планда бар, – дип Рамил Филкусович кунакка парктагы яңалыклар турында сөйләде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина паркта балалар белән шөгыльләнердәй берәр бина булдырылса, анда мастер-класс кебек занятиеләр үткәрү мөмкинлеге туар иде, дип киңәшләрен бирде. Моннан тыш районда бер елда ничә пар гаилә кора, ничә бала туа дип, демографик хәл белән дә кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев