Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Садак бистәсенә –автобус маршруты, шәһәргә –яңа кинотеатр

Шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә үткән халык җыенында катнашучы минзәләлеләр бик актив булдылар, яшәешебезгә, шәһәр тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

Халык җыеннары башлангач, безнең мензела.ру сайтында һәм ВКонтактеда шәһәрдә яңа кинотеатр төзергә кирәклеге турында комментарий калдырылган иде. 2 нче урта мәктәптәге җыенда да шушы ук мәсьәләне кузгаттылар. Кайбер яшьләрне шәһәребездә бассейн, боз сарае, чаңгы базасы, теннис корты кебек спорт корылмалары гына да канәгатьләндерми, күрәсең. Минзәләлеләрнең, бигрәк тә яшь гаиләләрнең, кино карарга Чаллыга йөүләре ул бит әле юл чыгымнары да сорый. Район мәдәният бүлегенә әлеге мәсьәләнең актуальлеген өйрәнергә сәбәп бар дигән сүз. Дәүләт программаларына кертү өчен проект-смета документлары барлауга тотынасы кала.

Җыеннарда гадәттә халыкка хезмәт күрсәтүче барлык службаларның җитәкчеләре дә катнаша.Бу юлы АТПдан берәр вәкил катнашкан булса, кузгатылган сорауларга шунда ук җавап алырга мөмкинлек бирер иде.  Алар адресына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Берәүләр 1 гыйнварда Казаннан кайтканда Чаллы-Минзәлә рейсының 15 сәгатьтә булмавы нәтиҗәсендә бик авырлык белән кайтып җиткән.

Минзәлә-Казан автобусы җәйгелектә 4.00 сәгатьтә китә, 8.30 сәгатьтә барып җитә. Ә Казаннан кузгалу вакытының 13.00 сәгатькә үзгәртелүе пассажирлар өчен бер дә уңайлы түгел, элек ул 16.00 сәгатьтә иде. Ял көннәрендә Казанга автобус рейслары булмау турындагы мәсьәлә күтәрелде.

Садак бистәсендә автобусның йөрмәве тагын бер мәртәбә күтәрелде.

Җыенда тагын нинди мәсьләләр күтәрелүе турында тулырак Минзәлә-Мензеля газетасының алдагы санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев