Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәхнә белән зал дуслыгы

Татарстан халыклары Ассамблеясының Дуслык йорты иҗат коллективы куйган концерт, театр бинасына килгән минзәләлеләрнең күңелендә яңгырлы көндә җылылык өстәде, яшәү дәрте сеңдерде.

Артисларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителү шул хакта сөйли.Концертта кемнәр катнашуын санап чыгу мөһим түгелдер, афишада исемнәре бар иде. Бу очракта әлеге коллективның халыклар дуслыгын ныгытуга куйган өлеше бик зур икәнлегенә басым ясау әһәмиятлерәк.

Татарстанда яшәүче Халыклар ассамблеясеның нәтиҗәле эшләп килүе, Казандагы дуслык йорты вәкилләренең районнарга чыгып тәҗрибә уртаклашып йөрүе, ярдәм итүе - үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.Минзәләдә бу өлкәдә актив, максатчан эшләүнең беренче җимешләре бар инде. Концерт белән килгән кунакларны котларга чыккан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева безнең райондада халыклар Ассамблеясеның вәкиллеге ( җитәкчесе Ирина Михайлова) барлыгын тамашачыларның исләренә төшерде.

Районда 13 милләт халкы яши. Аларның җидесе милли- мәдәни обшиналарга берләшеп үзара аралашалар, район күләмендәге барлык чараларда да актив катнашалар, диде ул.

Концерт сәхнә белән зал арасын җылытып кына калмады, артисларны һәм тамашачыларны берләштерде. Җәмгыятьтә аңлашу һәм тигезлек хаким итсә генә кешеләрнең күңеле тыныч булачак дигән гыйбарәне тагы бер кат раслады.

Фотогалереяда әлеге концерттан фотомизгелләр карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев