Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Суд карарын үтәми

23 сентябрьдә 16 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Минзәлә районы прокуроры Р.Аскаров Бикбау авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте. Кабул итү барышында прокурорга Бикбау авылында яшәүче 2 кеше мөрәҗәгать итте.

Бер кеше юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булып, мораль зыян өчен айлык компенсация түләү буенча суд карарын үтәмәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Әлеге факт буенча тикшерү башланды.

Икенче кеше вафат булган туганнан мирас булып калган милекне теркәү мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте. Күрсәтелгән кешегә мирас хокукы нормалары аңлатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев