Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тагын 150 млн сум акча кирәк

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Минзәләгә эшлекле визиты вакытында шәһәрнең водозаборында булды.

Парламентарий биредә капиталь ремонтның барышы белән танышты, технологик процесс белән кызыксынды.

–Водозаборның күптән төзелүе үзен сиздерә, корылмалар ифрат искергән. Биредә технологик процессны нормативка китерү өчен икенче этап буенча 150 млн сумнан артык өстәмә финанслау таләп ителә, –диде очрашу барышында “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” генераль директоры Расим Габдрахманов.

Шәһәр халкын эчә торган су белән тәэмин итү өчен 2018 елда ТР Газлаштыру фонды аша водозаборны ремонтларга средстволар бүлеп бирелде. Беренче этапта 49,5 млн сумлык эшләр башкару планлаштырылган иде. Чистарту корылмаларын капиталь ремонтлауның беренче этабы ахырына якылашып килә.

Әлеге водозабор 1975 елда төзелгән. Ул 16,6 мең кеше яши торган шәһәребезне эчә торган

су белән тәэмин итүче бердәнбер чыганак. Водозаборның производство куәте тәүлегенә 8 мең кубометр булса, 3,8 мең кубометр су кулланыла.

2019 ел – Россиядә театр елы уңаеннан, Әлфия Когогина Минзәлә театрында да булды. Биредә театр тормышы белән танышты, шулай ук бинага быел ясалачак капиталь ремонт һәм Россия конкурсларында катнашулары белән кызыксынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X