Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театр елының Минзәлә театрына да йогынтысы сизелсен, диде ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев

Минзәлә район Советы сессиясе алдыннан ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев белән ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповны, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевны, район башлыгы Айдар Салаховны театр бинасында Татарстан халыклар ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге әгъзалары чәк-чәк һәм каравай белән каршы алдылар.

Биредә Минзәлә театры артистлары кунакларга заманында ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауп калуда төп ышанылы көч булыйк, киләчәгебез үсешенә зур өлеш кертик дип иҗат иткән “Сәяр” труппасының иҗатын чагылдырган күренеш күрсәттеләр. ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев артистлар белән әңгәмә куертып алды, 2019 елның Россиядә театр елы булуын искәртеп узды. 
–Театр елында коллективка уңышлар юлдаш булсын.. Һәм, әлбәттә, хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан театрның эшчәнлегенә генә түгел, аларның матди-техник базасы турында да кайгыртучанлык күрсәтелсен иде, дигән теләген белдерде.

ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев