Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урыс авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәмен Минзәләдә беренче булып үткәрделәр

Биредә Әфган сугышында булучы ветераннар да күп.

Шуларның берсе - Фәгыйл Галимҗанов - ул мәхшәрдән исән кайтса да, туган җирендә гомере өзелгән. Әфганчыларның Минзәлә оешмасы вәкилләре башта аның каберенә зиярат кылдылар, аннан ул яшәгән йортка мемориал такта куйдылар.
Соңыннан авыл халкы, әфганчылар берлектә Тулбай авылы үзәгендәге обелиск янында Бөек Җиңү бәйрәмен зурлап үткәрделәр.Урыс мәктәбе укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде. Бәйрәмдә катнашучыларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева килгән иде.
Соңыннан бәйрәм авыл җирлеге әзерләгән мул табын артында дәвам итте. Өлкәннәр тәмле ризыклардан авыз иткәндә, авыл үзешчәннәре җырлар, биюләр белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев