Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урыс мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы чыгарылыш укучыларына посылка җыя

Әлеге посылкаларны алар отпускка кайткан хәрбиләр аша җибәрә.

Урыс гомумбелем бирү мәктәбендә язгы «Мәрхәмәт» атналыгы бара. Аның кысаларында мәктәптә хәйрия ярминкәсе дә оештырылган. 

Светлана Сабирова, тәрбия эше буенча директор урынбасары:

—Үзебезнең мәктәпне тәмамлап чыккан һәм бүгенге көндә махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче укучыларыбызга, әтиләргә посылкалар җыябыз. Ике посылканы җибәрдек инде. Авылдашлар, сыйныфташлар мәрхәмәт акциясенә бик теләп кушылдылар. Шулай ук егетләребезгә дип җыйган посылкага волонтерлар биргән коры ашлар, браслет, коры душ, мазьлар да салдык. Егетләребезнең исән-сау булып, тизрәк туган якка әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев