Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа спорт мәйданы ачылды

Хоккей яратучы һәм волейбол, футбол, мини футбол,теннис, баскетбол спорты белән шөгыльләнүчеләр өчен Минзәлә шәһәренең Нефтьчеләр бистәсендә яңа күп функцияле спорт мәйданы ачылды.

Әлеге спорт мәйданын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты Азат Хәмәев, район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты. Чарага шулай ук район җитәкчеләре, спортчылар һәм хоккей яратучылар да килгән иде.

Күп функцияле спорт мәйданының кызыл лентасын Азат Хәмәев, Айдар Салахов, Камил Нәҗмиев эчкә уздылар.

Чыгышын тантанада катнашучыларны сәламләү сүзе  белән башлаган Айдар Салахов районыбызда тормышка ашырылучы, районыбызда спортны үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары турында бәян итте. Перспективада болай диде:

-Бүген Минзәлә шәһәрендә спорт көне, президент программалары буенча шәһәребездә һәм авылларыбызда спорт объектлары, спортзаллар төзелде. Киләчәктә Садак бистәсендә универсал спорт объекты төзергә планлаштырабыз. Районыбызда спорт белән шөгыльләнүче өчен биналар җитәрлек. Балаларыбыз, шәһәр кешеләре төрле спорт белән шөгыльләнсен өчен бөтен шартлар бар. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл диләр. Спорт ул сәламәт тормыш алып бару дигән сүз. Спортны сөючеләргә уңышлар юлдаш булсын.

Әйе сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша.

Күп функцияле спорт мәйданын  ачуда катнашкан Азат Хәмәев әлеге спорт объектының алдагы җиңүләргә зур терәк булачагын билгеләп үтте, тренерларны, укытучыларны тыңлагыз, спорт белән шөгыльләнүче минзәләлеләргә уңышлар теләде һәм киләсе Яңа ел белән дә котлады. Азат Хәмәев “Юность “боз сарае директоры Хәмзә Гыйлаҗетдиновка кардан чистарту техникасы сатып алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды.

Әлеге спорт объектын төзегәннәре өчен “Кречеты” хоккей командасының уенчысы Руслан Хакимов спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Физкультура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык тырыш хезмәт куйганнары өчен “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Олег Петров һәм әлеге спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Рустам Сарановка Айдар Салаховның Рәхмәт хаты  тапшырылды.

Безнең өстәмә. Бу спорт киенү-чишенү, спорт инвентары кую өчен 9х2 метр зурлыкта ике җылы бүлмә бар. Әлеге объект төзелешенә республика бюдҗеты 16,2 миллион сум   акча бүлеп бирелгән.  Автомобильләр кую өчен автостоянка да бар. Шушы тирәдәге балаларга уйнау, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев