Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Азат Хамаев Дусай-Кичүне юллы итте

Бүген Мәлкән авыл җирлегендә зур тантана булды.

М-7 трассасыннан Мәлкән, Дусай-Кичү авылларына асфальт һәм ташлы юлны ачу тантанасы булды. Асфальт юлны сузу төрле сәбәпләр аркасында озаккарак сузылса да, юлсызлыктан интеккән Дусай-Кичү авылы кешеләренең җыенда Татарстанның җир һәм милек мәнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка җиткергән гозерләре быел ук тормышка ашты.Татавтодорның Минзәлә филиалы коллективы М-7- Мәлкән, Дусай-Кичү юлын сыйфатлы итсен өчен Татарстан хөкүмәте аларга 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирде.   Авыл җирлегендә яшәүче халыкның шатлыгын уртаклашырга юлны ачу тантанасына район башлыгы Айдар Салахов, Азат Хамаев, республиканың башка ведомстволары вәкилләре, Марат Сәмигуллин җитәкчелендә Татавтодорның Минзәлә коллективы да килгән иде.

Район мәдәният бүлеге һәм Мәлкән мәдәният йорты коллективы тантанага тагын да күтәренке рух бирер өчен әдәби-музыкаль сценарий әзерләгәннәр. Килгән кунаклар әлеге юлның ачылу уңаеннан үзләренең шатлыгын белдерделәр, авыл халкын шәһәр тормышына тагын бер адымга якынаюлары белән котладылар. Хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатын һәм Татавтодорның Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Чыннан да, таштан гына булса да, Дусай-Кичү юлы да асфальттай тыгыз прессланган, тигез булып тора.Ә Мәлкәннең үзендә моңа кадәр дә асфальланган юллар бар.

Сан. М-7 - Мәлкән юлының озынлыгы 10 км, Мәлкән-Дусай Кичү (таш) -2,5 км.

Юлны тантаналы ачу мизгелләрен безнең сайттан видеодан карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев