Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ирек Шәрипов Минзәлә мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрде

Парламент дәресләре мәктәпләрдә 15 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр үткәрелә. Укучылар депутатлар белән очрашулар үткәрелә. Гимназия һәм 3 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен шундый очрашу ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева катнашында үтте.

–ТР Дәүләт Советы инициативасы белән  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында оештырылган быелгы парламент дәресенен темасы – "Парламент, жәмгыять һәм мин" дип атала. Мондый дәресләр бөтен кешегә дә файдалы гына булыр. Дәреснен максаты - укучыларнын фикерләвен киңәйтү, аларны дәүләт һәм җәмгыять үсеше, шул исәптән ТР тарихы белән таныштыру, – диде Ирек Илдус улы гимназия һәм 3 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары алдында чыгыш ясаганда.

Ирек Шәрипов укучыларга ТР Дәүләт Советы һәм депутатлар эшчәнлеге, законнарның безнең тормышыбызда нинди роль уйнавы турында сөйләде. Укучылар депутатның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Безнең өстәмә

"Парламент дәресе" проекты 2009 елдан бирле тормышка ашырыла.

Әлеге чара турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев