Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры театрга нигез салучы Сабир Өметбаевның 110 еллыгын билгеләп үтә

Сабир Гаделҗан улы Өметбаев – татар театр сәнгатендә якты йолдыз булып балкый. Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында ТААСрның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Минзәлә театрына нигез салучы һәм аның баш режиссеры Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Театр скверында, мәшһүр театр эшлеклесенә куелган бюст янына театр ветераннары, бүгенге коллектив җыелды, алар бюст янына чәчәк бәйләмнәре салды. Театрга бөтен гомерләрен багышлаган, һәркайсының дүрт дистәдән артык эш стажы булган шәхесләр: артистлар Илүсә Бәдриева, Венера Нигъмәтуллина, Әлфидә Теряева, кадрлар бүлеген җитәкләгән Сәлисә Шәйхаттарова, рәссам Салих Миңнегәрәев, музей директоры Илһамия Кичубаева, Рәзилә Муллина, Рөстәм Муллин белән беррәттән, яшь буын да – С.Өметбаев премиясе лауреаты Денис Иванов, артистлар Динара Акматова, Чулпан Бәдретдиновалар  олпат шәхесне җылы сүзләр белән искә алдылар, зур дулкынлану хисләре белән хатирәләрен уртаклаштылар. Һәркайсы бер сулышта, бер фикердә булды: С.Өметбаев истәлеге мәңгелек, ул яшәде һәм алга таба да яшәячәк. Митингны театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева алып барды.

Митинг символик төстә тәмамланды: ветераннар һәм яшь артистлар скверны яңа үсентеләр белән тулыландырдылар – яшь чыршылар утырттылар.

Безнең белешмә. Сабир Өметбаев 30 елдан артык Минзәлә театрын җитәкләгән шәхес. Ул Кама Тамагы районының Иске Кариле авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Күренекле татар артисты Газиз Айдарский аны Казанга чакыра. 1929 нчы елда Казан театр техникумын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул имтиханнарны уңышлы тапшырып. Луначарский исемендәге ГИТИСта укый башлый. 1934 елда читтән торып укуга күчә һәм бер үк вакытта академия театрында режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин кул астында режиссер ярдәмчесе һәм артист вазифаларын башкара. 1935 елда ГИТИСны тәммлап, режиссер дипломын кулына ала һәм ТАССР Наркомпрос юлламасы буенча рус театры каршында татар театрын оештыру өчен Чистай шәһәренә килә. 1936 елда Өметбаев республиканың көнчыгыш районнарында яшәүче авыл халкы, колхоз-совхоз эшчеләре арасында культура-агарту эшен җанландырып җибәрү өчен Минзәләгә җибәрелә. Шуннан бирле театр Минзәлә колхоз-совхоз театры дип йөртелә башлый. 1939 елда театр Мәскәүдә колхоз-совхоз театрларының Бөтенсоюз фестивалендә катнашу хокукына ия була. 1941 елда Сабир Өметбаев Владивостокка җибәрелә һәм Тын океан флотына, хәрби корабльгә эләгә. Фронт юллары буйлап Мәскәүдән Германиягә кадәр барып җитә. 1946 елда ул Минзәләгә кайтып, үзен татар драматургиясе белән бергә, рус һәм чит ил классикасында сынап карарга уйлый. М.Горькийның “Васса Железнова”, Н.Гогольның “Өйләнү”, А.Островскийның “Бесприданница” һәм “Гаепсездән гаеплеләр”, Ф.Шиллерның “Коварство и любовь”, Ж.Б.Мольерның “Лекарь поневоле” һ.б. әсәрләрне сәхнәләштерә.

1960 елда Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” һәм “Тамырлар” спектакльләре өчен Сабир Өметбаев Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә лаек була. Татар театр сәнгатенә кертәкн өлеше өчен ул “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә (1957 ел), аңа “ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” (1954), “Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты” мактаулы исемнәре бирелә (1960).

С.Өметбаев 1982 елда вафат була һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнә. 2005 елда Әлмәттә аның каберендә яңа һәйкәл куелды, 2006 елда театрда С.Өметбаев бюсты урнаштырылды. 1995 елда аның исемендәге премия булдырылды.

Чара турында тулырак “Минзәлә” – “Мензеля” газетасынннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев