Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә шахмат-шашка ярышлары узды

Сабир Өметбаевның туган көне уңаеннан, быел ул түгәрәк дата –бөек шәхеснең 110еллыгы, Минзәлә театры үзенең традицион шахмат –шашака ярышларын уздырды МБУ ДО “ДЮСШ”Юбилейный” директоры Ф.Г.Хизбуллин безне кабат ачык йөз белән каршылап ярышларны үткәрергә рөхсәт бирде.

Быелгы ярышларның үзенчәлеге беренчедән, катнашучылар саны күп булса, икенчедән, укытучыларның үз укучыларын азакка кадәр барлап, күз уңында тотулары, өченчедән исә – җиңүчеләр арасында яңа исемнәр яңгыравы булды.

   Иң мәртәбәле җиңү – шахмат ярышларында беренче урынны  һәм Сабир Өметбаев исемендәге Кубокны яулаган педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимовка тагын бер кат афәрин! дип әйтәбез. Ренат Мәхмүтович , иң оста шахмат уйнаучы булуына өстәп ,катнашучы студентлар-укучыларга мастер-класс бирергә дә өлгерде, шахмат уйнау серләре белән бик теләп уртаклашты.

 

Шахмат буенча ирләр арасында:

I урында – Ренат Ибраһимов ,педагогия көллияте директоры

II урында – Әнвәр Камалов, Тат, Мөшеге мәктәбе укытучысы

III урында – Мөхәммәт Мукминов, Минзәлә шәһәре

 

Шахмат буенча студентлар арасында:

 I урында – Алексей Околот, авыл хуҗалыгы техникумы

II урында – Данил Никитин, педагогия көллияте

III урында – Максим Орлов, педагогия көллияте

  

Шахмат буенча укучылар арасында:

I урында – Михаил Токарев, пед.көллият 9 класс

II урында – Кирилл Кукаркин, СОШ№2

III урында – Рөстәм Рахманов, СОШ№3

 

Шахмат буенча укучы һәм студент хатын-кызлар арасында:

I урында – Зөлфия Хасанова, мед.училище

II урында – Резеда Камалова, Тат.Мөшеге мәктәбе

III урында – Эльвира Ахметова, СОШ№2

  

Шахмат буенча хатын-кызлар арасында:

 I урында – Халидә Зиатдинова,СПДП “Тургай”

II урында – Зөлфия Вәлиуллина,СОШ№2 укытучысы

III урында – Людмила Семенова, пед.көллият укытучысы

 

Хатын-кызлар арасында шахмат буенча Кубокка Халидә ханым Зиатдинова ия булды.

 

Шахмат ярышларында барлыгы 82 кеше катнашты. Шашка буенча ярышларда -45 кеше.

 

 Шашка буенча укучылар арасында:

I урында – Рунар Ахметов, гимназия

II урында – Рузиль Гарипов, Тат.Мөшеге мәктәбе

III урында – Рөстәм Рахманов, СОШ№3

  

Шашка буенча ирләр арасында:

I урында – Әнвәр Камалов, Тат.Мөшеге мәктәбе укытучысы, Кубок иясе

II урында – Рушан Залялов, “Челныгаз” оешмасы

III урында – Марсель Миннегәрәев, сукырлар җәмгыяте

 

Шашка буенча укучы-студент хатын-кызлар арасында:

 I урында – Резеда Камалова, Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Эльвира Ахметова, СОШ№2

III урында – Рәзилә Тәминдарова, пед.көллият

 

Шашка буенча хатын-кызлар арасында:

 I урында – Зөлфия Вәлиуллина,СОШ№2 укытучысы

II урында – Людмила Семенова, пед.көллият кытучысы

III урында – Алсу Сергеева, драмтеатр

 

Шашка буенча хатын-кызлар арасында Кубокка Резеда Камалова ия булды.

 

Ярышларда шәһәрнең СОШ№1, СОШ№2,СОШ№3  мәктәпләре, интернат-мәктәп, педагогия көллияте, медучилище, авыл хуҗалыгы техникумы, Тат.Мөшеге мәктәбе,Иске Маҗын мәктәбе актив катнашты. Иң күп катнашучы һәм призлы урыннарны алучылар педагогия көллиятеннән булды. Ярышларның баш судьясы Әнвәр Камаловка, судья Зөлфия Вәлиуллинага театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Укучылар, студентларын алып килгән педагоглар - Рәмзил Бәдриев, Ленар Загриев, Людмила Семенова, Алмаз Миннегареев, Лилия Петрова, Фрид Ситдиковларга зур рәхмәт!

 

 

 

Нурсибә Адиева, 
театрның әдәби бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев