Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

20 сентябрьдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны сатуга чыга

Иртәгә район газетасының яңа саны дөнья күрә

Районыбыз комбайнчыларының уңышны бернинди югалтуларсыз җыю буенча тырыш хезмәте гадел бәяләнә. Район башлыгы Айдар Салахов кулыннан премия алган "Август-Мөслим" нең Минзәлә бүлекчәсе хезмәтчәннәре хакында мәгълүмат 1-2 битләрдә.

Бакчалардан җыеп алынган көзге мул уңыш шәһәһребез базарында нинди бәядән сатыла? Тулырак - 1-4 битләр. 

Минзәлә урманчыларының агымдагы елның 8 аенда ирешкән эш нәтиҗәләре белән 2 биттә таныша аласыз.

Минзәлә үзмәшгульләр саны 200дән артып китте. Алар арасында пассажирларны шәһәр буенча йөртергә әзер булучылар (әлбәттә, бәясе гадәти таксидан кимрәк булган очракта) табылырмы? Шушы һәм Садак бистәсенә автобус җибәрү буенча шәһәребез өчен актуаль сораулар газетабызның 3 битендә күтәрелә.

4 ел буе рәттән районыбызның Дыреевка авылында чөгә маймычлары үстерүче шәхси эшмәкәр турында мәгълүмат -  6 биттә. 

Шәһәребез чүплеген рекультивацияләү буенча җәмәгать тыңлауларында нинди сораулар күтәрелде? Җавап - 10 биттә. 

Район газетасының калган битләрендә дә сез үзегезне кызыксындырган язмалар табарсыз, дип ышанып калабыз.

Шушы һәм башка язмалар, район сулышы белән танышыйм дисәгез, бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп, кулыгызга район газетасының 20 сентябрь санын (шул исәптән кибетләрдә) алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев