Ял көннәрендә кайда барырга: Минзәлә районында Сабантуйлар графигы
Мөһим мәгълүмат

Ял көннәрендә кайда барырга: Минзәлә районында Сабантуйлар графигы

Район үзәге Минзәләдә Сабантуй 7 июнь көнне узачак.

Ял көннәрендә гаилә, балалар, туганнар һәм кайткан кунаклар белән кая барырга диючеләргә сайлау мөмкинлеге зур булачак: Минзәлә районында сабантуйлар 7 җирлектә узачак.

Наратлы-Кичү, Кадрәк, Әтрәкле, Хуҗәмәт авылларында 7 июнь көнне 14.00 сәгатьтә башлана. Яңа Мәлкән авылында да Сабантуй шушы ук көнне, башлану вакыты 16.00 сәгатьтә. 

8 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Воровский бистәсендә, 12.00 сәгатьтә — Түбән Тәкермәндә.

Алдагы еллардагы традицияләрне дәвам итеп, 5 җирлектә авыл көннәре узачак.

Минзәлә шәһәре сабантуеның программасы белән аерым таныштырырбыз.

Фото редакция архивыннан. Бикбау Сабан туе. 


Нет комментариев