Минзәлә районының биш авыл җирлегендә Авыл җыеннары үтәчәк
Мәгълүм булганча Татарстан Рәисе фәрманы нигезендә, 2025 елда авылларда һәм район үзәкләрендә сабантуй көннәре итеп 7-8 июньнәр игълан ителде.
Якташлар белән очрашып, аралашу, бәйрәм программасын карау һәм Минзәлә районының матур җирләре белән танышу өчен бер дигән мөмкинлек: алдагы елгы традицияләрне дәвам итеп, 5 җирлектә авыл җыеннары үткәреләчәк.
12 июнь көнне 10.00 сәгатьтә — Бикбауда, 14.00 сәгатьтә — Аюда узачак.
13 июнь көнне 13.00 сәгатьтә Яңа Мәлкән авыл җирлегенә караган Сарсаз-Тралы авылында, 11.00 сәгатьтә — Тулбайда. Тулбай авылында узучы бәйрәмгә танылган эстрада артисты Фирдус Тямаев килүе дә көтелә.
5 июльдә 11.00 сәгатьтә Тауасты Байларда үтәчәк.
Районыбыз җирлекләрендә сабантуйлар графигы белән биредә танышырга була.
Фото редакция архивыннан. Тупачта Авыл җыены. 2024 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев